Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ел хәйриячесе-2012» республика конкурсында «Татнефть» ААҖ җиңүчеләр сафында

«Ел хәйриячесе-2012» республика конкурсына йомгак ясалды. «Татнефть» ААҖ бу юлы да «Күпьеллык партнерлык» номинациясендә җиңүчеләр арасында.

Башкалабызның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында (ТАГТОиБ) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында «Ел хәйриячесе» республика конкурсының исәп буенча инде алтынчысына йомгак ясалуын билгеләп үтте. 2007 елда Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланып киткән конкурс традицион вакыйгага әйләнде һәм популярлык казанды. Татарстан хәйриячелеге массакүләм иҗтимагый күренешләр рәтенә кереп бара. Хакимлек итүче органнар белән җәмгыятьнең уртак тырышлыгы, хезмәттәшләеге бәрабәренә республика оешмалары социаль җаваплылык тоючы компанияләргә әвереләләр. Хәйрия ярдәме күрсәтүнең нык үскән системасы күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, инвалид балаларга медицина хезмәте күрсәтү, ятим балаларның тормыш-көнкүрешен җайга салу һәм башка шундый өлкәләрдә күп кенә бәхәсле социаль мәсьәләләрне хәл итүне шактый җиңеләйтә.

- Без милли мәдәниятебез һәм тарихыбызның үзенчәлекләрен исәпкә алып хәйриячелекне үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсенә чыгарга тиешбез. Бергәләп без күпне булдырырга сәләтле, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика башлыгы «Күпьеллык партнерлык» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде. Татарстан Президенты кулыннан дипломны «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов алды. Бүләкләнүчеләр арасында республикабызның «Газпром-трансгаз-Казан» ҖЧҖ, «Челтәр компаниясе» ААҖ, «Түбән Кама нефтехим» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Бәхетле» ҖЧҖ кебек эре предприятиеләре җитәкчеләре дә бар иде.

Конкурс кысаларында шулай ук «Эре һәм уртакул предприятиеләр», «Кече бизнес предприятиеләре», «Индивидуаль эшмәкәрләр», «Коммерциягә бәйле булмаган оешмалар», «Физик затлар», «Хәйрия фондлары», «Массакүләм мәгълүмат чаралары» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнде. Күп балалы гаиләләр яңа автомобильләр ачкычларына ия булды.

«Татнефть» ААҖ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250