Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел башыннан ТР полицейскийлары 170 җинаятьне ачыклаган

Алар арасында үтерү белән бәйле 8, сәламәтлеккә авыр зыян салу белән бәйле 24, талау белән бәйле 15 җинаять бар

Гыйнвар башыннан алып, Татарстанның полиция хезмәткәрләре 170 җинаятьне ачыклаган. Алар арасында үтерү белән бәйле 8, сәламәтлеккә авыр зыян салу белән бәйле 24, талау белән бәйле 15 җинаять, 56 караклык очрагы һәм машина куалап алып китү белән бәйле 5 җинаять бар, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Узган тәүлектә җинаятьләргә алкоголь белән шаяру китергән.
Бөгелмәдә, яшәү урыны буенча, 1953 нче елгы пенсионер тоткарланган, ул 3 нче гыйнварда көнчелек аркасында 1969 нчы елгы аек булмаган халәттәге танышының корсагына пычак кадаган. Алган җәрәхәтләреннән ир-ат 5 нче гыйнварда хастаханәдә җан биргән: бавырга үтәли ясалган җәрәхәт үлемгә китергән. РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
7 нче гыйнварда Казанның Дементьев урамы буенча йортларның берсендә исерек халәттәге элек хөкемгә тартылган 1958 нче елгы 1 нче төркем инвалид кулга алына, ул үз өендә кинәт туган низаг аркасында, шулай ук аек булмаган халәттәге элек хөкем ителгән 27 яшьлек танышының күкрәк читлегенә пычак чәнчегән. Зыян күрүче госпитализацияләнгән.
Бергәләп исерткечләр кулланып кәеф-сафа корып утыру Казанның Киров районында да фаҗигагә китергән. Гладилов урамында гауга вакытында 41 яшьлек ханым элек хөкем ителгән 1983 нче елгы бергә яшәүче сөяркәсенә пычак белән үтәли җәрәхәт салган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: алкоголь эчемлекләрне чамадан артык куллану еш кына җинаятьләргә китерә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250