Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ел башыннан республикада таптату нәтиҗәсендә дүрт җәяүле һәлак булган

Узган ел республика территориясендә җәяүлеләрне таптатуның 1841 очрагы теркәлгән. Аларда 191 кешенең гомере өзелгән, 1761 е төрле дәрәҗәдә имгәнгән.

Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарында гына да 494 таптату булып, 34 кеше үлгән, 497 кеше яраланган. Барлыгы җәяүлеләргә юл бирмәүнең 94 мең очрагы ачыкланган. Мондый күңелсез вакыйгалар быел да дәвам итә. Агымдагы ел башыннан республикада таптату нәтиҗәсендә дүрт җәяүленең һәлак булуы теркәлгән. Ике очракта автомобиль шоферлары юл хәрәкәте кагыйдәсен бозып, җәяүлеләргә юл бирмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250