Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан экотуризмны үстерү буенча федераль конкурста 5 проект тәкъдим итте

Проектларны конкурсның рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән хупларга мөмкин.

Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәләре, Зәңгәр күлләр системасы, Идел-Кама тыюлыгы, «Түбән Кама» милли паркы һәм Шумбут тыюлыгы кебек Татарстан табигатенең уникаль һәйкәлләре Россиядә экологик туризм өчен иң яхшы урыннар исеменә дәгъва итә.

Тавыш бирү Россия Федерациясендә туризм-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча I Бөтенроссия конкурсы сайтында оештырылды.

Конкурс «Экология» милли проекты һәм Россиядә 2035 елга кадәр туризмны үстерү стратегиясе кысаларында илдә алып барыла торган масштаблы эшнең бер өлеше булды. 

Конкурста җиңү яулаган очракта, Татарстан республикада яшәүчеләрнең иң яраткан ял итү урыннары базасында булдырылган биш уңайлы туристлык кластеры алырга мөмкин.

Экотуризм өчен иң яхшы урыннар өчен тавыш бирү әле бара һәм 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан проектларына ярдәм итү өчен, тавыш бирү сайтына керергә, «География» бүлеген сайларга, почта яки социаль челтәрләр аша авторизацияләнергә, Татарстан картасын сайларга һәм республика һәйкәлләре астында йөрәкләр куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса