«Эколидер» бәйгесендә җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар
Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Эколидер» һәм «Кеше һәм табигать» бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Менә алар - «Эколидер-2014»тә җиңү яулаган әлмәтлеләр:
«Төзелеш материаллары җитештерү» төркемендә:
3 нче урын - Әлмәтнең «Баулюкс» ҖЧҖ.
«Электроэнергетика» номинациясендә:
3 нче урын - «Әлмәт җылылык челтәрләре» ААҖ;
«Эколидер» республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе - «Татнефть» ААҖ.
«Шәһәр территориясендә әйләнә-тирә мохитны саклау өлкәсендәге казанышлар өчен» номинациясендә:
2 нче урын - Әлмәт;
«Мәктәпкәчә оешмаларда экологик белем бирү» номинациясендә:
3 нче урын - Түбән Мактаманың 62 нче «Тирәк» балалар бакчасы.
«Табигать һәм кеше» бәйгесендә:
«Иң яхшы телесюжет» номинациясендә:
1 нче урын - «Татнефть» ААҖ телестудиясе, Марат Бадрутдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа