Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егетләрне контракт буенча хәрби хезмәткә чакыралар

Әлмәт хәрби комиссариаты Үзәк хәрби округ частенда (ЦВО) һәм 201 нче хәрби базада (Таҗикстан Республикасы, Дүшәнбе шәһәре) контракт буенча хезмәт итү өчен хәрби хезмәткә чакыра.

Хәрби хезмәт үтү турында беренче контрактны 18 дән 40 яшькәчә булган Россия Федерациясе гражданнары төзи ала.

Контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә айлык акчалата түләү уртача 23 меңнән алып 60 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Моннан тыш, контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә түбәндәге ташламалар каралган:

• РФ законнарында күздә тотылган тәртиптә һәм нормалар буенча торак мәйдан белән тәэмин итү. Икенче контрактны төзегәннән соң хәрби хезмәткәр ипотека буенча торак алу хокукына ия була;

• өч ел хезмәт иткәннән соң югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларына конкурстан тыш кабул ителеп, көндезге-читтән торып (кичке) яки читтән торып уку формасы буенча бушлай белем алу мөмкинлеге тудырыла, уку чорына өстәмә отпусклар бирелә;

• Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән нормалар буенча торак поднаймы өчен компенсация түләнә;

• әйберләтә милек белән тәэмин итү каралган;

• кыр шартларында сугышчан хәзерлек бурычларын һәм сугышчан бурычларны үтәү өчен кызыксындыру күздә тотыла.

20 ел хезмәт иткәннән соң пенсия алу гарантияләнә. 201 нче хәрби базада хезмәт иткән өчен 1 ай хезмәт итү 3 ай хезмәт итүгә тиңләшә.

Телефоннар: 43-63-92, 43-63-90.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса