Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егетләргә 20 елга кадәр төрмә яный

Наркотик матдәләрнең эре партиясе белән эш итүче төркем әгъзалары тотылган. Нәтиҗәдә Санкт-Петербургтан Казанга озатылучы гашиш партиясе каналына киртә куелган. Законсыз әйләнештән 3600 доза гашиш, ПСМ пистолеты, кыскартылган ау мылтыгы, кулдан ясалган ату җайланмасы, патроннар, револьвер алынган.

Наркотик матдәләр тарату белән 28 яшьлек ир-ат һәм аның 26 яшьлек ярдәмчесе шөгыльләнгән. Әфъюн белән сәүдә итүчеләрнең икесе дә имин гаиләдә тәрбияләнгән, икесе дә Казанның абруйлы югары уку йортларында белем алган һәм бер тапкыр да җинаять җаваплылыгына тартылмаганнар. Хәзер аларга 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә УФСКНның матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса