Әлмәт таңнары

Егетләр белән танышу газапка әйләнгән

Өч егет шәһәргә читтән килгән кызларны кыйнап, үтүк белән газаплаганнар.

Реклама

Кызларның икесенә 27, берсенә 26 яшь. Алар Казанга укырга һәм эшләргә дип килгән булган. Егетләр корбаннары белән социаль челтәр, музыкаль телеканаллардагы чатлар аша, күңел ачу урыннарында танышкан. Очрашулар еш кына спиртлы эчемлекләр куллану белән тәмамланган. Аралашу вакытында егетләр кызларның матди хәле, кыйммәтле электроника һәм ювелирлары белән кызыксынган һәм кунакка барырга теләүләрен әйткән. Фатирга килү белән алар кызлардан байлыкларын таләп итеп кыйный башлаган, хәтта кызган үтүк тә кулланганнар. Казанда туганнары, яклаучысы булмаган кызлар полициягә мөрәҗәгать итмәс дип өметләнгәннәр. Казанның Вахитов районы суды аларга карата хөкем карары чыгарган. Гаеплеләрне 8,5 елдан 9,5 елга кадәр колония көтә, дип хәбәр итә ProKazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: