Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин мөрәҗәгать белән чыкты

Юллар тынычланырга ирек бирми. Тетрәндерерлек вакыйгалар күзәтелеп тора. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллинның да журналистлар белән ашыгыч рәвештә очрашуына 11 һәм 12 гыйнвар көннәрендә унике кешенең гомерен алып киткән юл-транспорт вакыйгалары сәбәпче булды. Мондый һәлакәтле авария узган елның 9 декабрендә дә булган иде. Ул...

Юллар тынычланырга ирек бирми. Тетрәндерерлек вакыйгалар күзәтелеп тора. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллинның да журналистлар белән ашыгыч рәвештә очрашуына 11 һәм 12 гыйнвар көннәрендә унике кешенең гомерен алып киткән юл-транспорт вакыйгалары сәбәпче булды.

Мондый һәлакәтле авария узган елның 9 декабрендә дә булган иде. Ул чакта 11 кешенең гомере өзелде. Бер айдан артык вакыт узды һәм менә тагын кайгы-хәсрәт.

- Декабрьдәге һәлакәт сәбәбе автомобиль тәгәрмәченең сезонга яраклы булмавында иде, бу юлы каршы як полосага чыгу, куркынычсыз хәрәкәт белән тәэмин итмәүче тизлек, балалар өчен махсус җайланмадан һәм куркынычсызлык каешыннан файдаланмау вакытсыз үлемгә китерде. Болардан тыш һава торышының начарлануы, буран чыгу да бәхетсезлек очрагына юлдаш булды, - диде Валерий Гыйздәтуллин.

11 гыйнвар шимбә көн иде. Казан - Оренбург трассасының 124 нче километрында "Мерседес-Бенц" автомобиле шоферы буран башлануга да карамастан, хәрәкәт полосасының узып китәр өчен җитәрлек дәрәҗәдә иркен булуына ышанмый торып, каршы якка чыга. Каршыга килүче "Форд Фокус"ны күреп, ул уңга ала һәм уза торган бензовозга бәрелә. Бәрелешүдән "Мерседес" юлга аркылы төшә, биредә "Форд Фокус" белән дә бәрелешә. Шофер, аның хатыны, 10 яшьлек кызы урында ук һәлак була. 9 яшьлек кызы белән 5 яшьлек улы шифаханәгә илткәндә үләләр. Төпчекләре - 3 яшьлек кызлары нык имгәнә, ул әле дә шифаханәдә. Гаилә элек Пенза территориясендә яшәгән була. 2-3 ай элек кенә Балык Бистәсенә күченеп кайта.

- Каршы як хәрәкәт полосасына чыгу һәрвакыт куркыныч маневрдан санала. Буран вакытында куркыныч тагын да арта төшә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, машинада балаларны тоту җайланмасы булмый. Әгәр балаларны алар өчен каралган махсус каешлар белән беркеткән булсалар, исән калулары да мөмкин иде. - ЮХИДИ бүлеге начальнигы белән килешми мөмкин түгел. чынлап та, балалар куркынычсызлыгы хакында даими сөйлибез, язабыз, кисәтәбез, чаң сугабыз, тик һаман да җавапсызлык күзәтелә. Саран ике түли ди. Ә юлларда янга калдырылган акчалар кеше гомере белән бәяләнә.

Икенче юл-транспорт һәлакәте- 12 гыйнвардагысы Мәскәү - Уфа юлында теркәлә. "Газель" йөк фургоны машинасы шоферы шулай ук автовозны узып каршы як полосасына чыга һәм ВАЗ-2114 кә килеп бәрелә. Бәрелешкәннән соң ике машина да кюветка төшә. "Газель" яна башлый. Ә

ВАЗ-2114 автомобиле шоферының һәм аның Ижауда яшәүче 18, 22, 27 яшьлек пассажирларының гомерләре шушында ук өзелә. "Газель" шоферы шифаханәгә озатыла. Әлеге авария якты вакытта, юл яхшы күренә торган урында була.

- Монда гаепне нәрсәгә дә булса аудару урынсыз, гаеп "Газель" шоферының җинаятьчел рәвештә үз-үзенә ышанганлыгында һәм тәҗрибәсезлегендә. Аның рульгә утырганына ике ел гына, - дип аңлатты Валерий Гыйздәтуллин.

Статистика куандырырлык түгел. Ел башыннан каршы як полосага чыгу аркасында 16 кеше һәлак булган инде. Каршылыкка бәрелү, менү сәбәпле, 4 кешенең гомере өзелгән. Тәгәрмәч астында ике җәяүле калган. Чистай-Бөгелмә маршруты буенча йөрүче автобусның калабызның Бигәш урамында 5 гыйнварда урамны аркылы чыгып баручы җәяүлене таптатуына күпләр шаһит булды. Ир-атның гомере әнә шулай аянычлы өзелә.

- Шоферларга игьтибарлырак булырга кирәк. Җәяүлеләр чыга торган урынга җитәрәк тизлекне киметергә, аларны уздырырга әзер булырга кирәклеген һәркем белергә тиеш. Кыш дәвам итә, бураннары, бозлавыклары да булыр. Юлларда сак булып, таләпләрне, кагыйдәләрне үтәп кенә бәхетсезлек очракларыннан качарга була. - ЮХИДИ бүлеге начальнигының бу мөрәҗәгатенә битараф калмаслар дип ышанасы килә.

- Кемнәр кагыйдәләрне күбрәк боза: яшьләрме, әллә стажлы шоферлармы?

Җаваптан күренгәнчә, руль артындагы стажы өч елдан артып китмәгән шоферлар узган ел 48 юл-транспорт вакыйгасы ясаган (2012 елда 46 булган), 7 кеше үлгән (3), 83 (60)кеше тән җәрәхәтләре алган. Күргәнебезчә, саннар артуга таба бара.

Кызым сиңа әйтәм, килен сиң тыңла дигәндәй, җәяүлеләргә дә колакларын торгызу комачау итмәс. Былтыр алар аркасында 45 авария килеп чыккан. Алар сигез кешенең үлеме, 41 кешенең имгәнүе белән тәмамланган. Тулаем алганда, унике айда юлда йөрү кагыйдәләре бозылуның 61794 очрагы ачыкланган. Бу ачыкланганнары гына. Әлеге санның 2583 е җәяүлеләргә туры килә. Шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде, җәмәгать: кагыйдәләрне үтәргәме яки тормышны куркыныч астына куяргамы?

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса