Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустына урланган балалар автокәнәфие бүләк иткән

Кибет хезмәткәрләре полициягә балалар креслосы югалу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Автокресло 19 майда Казан кибетләренең берсендә юкка чыккан. Урланган әйбер витринага куелган булган. Полиция шаһитлар сөйләве һәм күзәтү камерасындагы видеоязма буенча креслоның кем урлаганын ачыклый. Башта ике кешегә шик төшә. Ир-атларның икесе дә таныш булып чыга. Сәүдә залы буенча алар бергә йөри, берсе машинасына запас частьлар сатып ала, икенчесе алданрак автокреслоны эләктереп чыгып китә.

Ачыкланганча, бу көнне гаепле дип табылган ир-ат кибеттә үзенең дустын очрата. Ул тиздән баласы туачагын әйтә, акчаларының булмавыннан зарлана. Машинасына детальләр алып кибеттән чыгуын аны урамда кулына автокресло тоткан дусты каршылый. Әлбәттә, ул креслоны урлап чыгуы хакында бернәрсә дә әйтми, бары аны дустына бүләк итә. Бүләкнең урпланган булуын булачак әти полициядән генә белә. 22 яшьлек казанлы тоткарлана, ул гаебен таный, дустын шатландырасы килеп кенә бу адымга баруын җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса