Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дусларын алдап ике миллион сумга ия булган

40 яшьлек ир-атның законсыз гамәленнән ун кеше зыян күргән.

Чаллының 41 нче комплексында яшәүченең корбаны еш кына якын дуслары һәм танышлары булган. Ул алардан бурычка акча алган һәм кайтармаган. Бер иптәшенең машинасын арендага алгач та күрсәткән хезмәт өчен түләми. Руль артында үзе булса да, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен штрафны түләүдән качкан. Бераздан ул бөтенләй юкка чыга һәм кеше автомобилен 50 мең сумга сатып җибәрә. Тикшерүчеләр чаллылының барлыгы 2 миллион сумлык зыян салуын ачыклый. Шәһәр суды аны өч елга ирегеннән мәхрүм итеп, төзәтү колониясенә җибәрү турында карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса