Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дуңгыз асрауны Татарстанда да тыялар

Татарстанда шәхси хуҗалыкларга дуңгыз асрауны тыярга мөмкиннәр.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының Ветеринария идарәсе сайтында хәбәр ителә. Мондый чаралар Африка чумасының Россиядә зур тизлек белән таралуы бәйле.
Авыл халкына исә бу авыруга бирелми торган хайваннарны үрчетергә тәкъдим ителәчәк. Сайтта әйтелгәнчә, яңа кагыйдәләрдән искәрмә дуңгыз үрчетүче эре оешмалардан шактый еракта урнашкан хуҗалыкларга гына ясалырга мөмкин. Ветеринария белгечләре тиешле киңәшмәләр үткәреп, авылга халкына әлеге карарның чыннан да урынлы булуын аңлатачак. Халык белән очрашу барышында сүз дуңгызларның шәхси хуҗалыклардан нинди бәядән сатып алыначагы хакында да барачак. Бу максатларда дәүләт махсус субсидия бүлеп бирергә мөмкин.
Инде хәбәр иткәнебезчә, дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очраклары Россиянең 58 төбәгендә теркәлгәч, мондый тәкъдимне илнең вице-премьеры Аркадий Дворкович ясады, дип хәбәр итә "Ватаным Татарстан".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250