Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт яшьлек малайны әнисе дә мыскыл иткән

Татарстанның Югары суды дүрт яшьлек улын үзенең 42 яшьлек өйдәше белән көчләгән 23 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарган.

Республиканың тикшерү комитеты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, гаиләдәге бу коточкыч хәл турында әбисенә оныгы сөйләгән. Ә әби үз чиратында хокук саклау органнарына хәбәр иткән. Экспертиза гаеплеләрнең һәм баланың ВИЧ-инфекция йоктыруын ачыклаган. Малайның әнисе һәм аның өйдәше наркологта исәптә торалар. Тикшерү барышында алар гаепләрен танымаган. Суд тикшерүче юлламасы буенча аларны сак астына алган. Республика прокуратурасы матбугат үзәге хәбәр итүенчә, гаиләдәге хәлләрнең бердәнбер шаһиты булган әби үз-үзенә кул салган. Югары суд ир-атны 18,5 елга, малайның әнисе 16,5 елга ирегеннән мәхрүм итеп, икесен дә катгый режимдагы колониягә җибәрү турында хөкем карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250