Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт кызы – дүрт шатлыгы

Хатын-кыз язлар сыман ягымлы да, кышлар сыман кырыс та, көзләр сыман да мул да, җәйләрнең үзе сыман җылы да

Әлбәттә, бу төшенчәләр бәхетнең ни икәнен татыган туташ һәм ханымнарда чагылыш таба төсле.

Бәхетне һәркем үзенчә күрә, үзенчә бәяли. Язмабызның чираттагы герое – полиция өлкән лейтенанты Гөлзирә Зыятдинованың бәхет формуласы бик гади. Һәм ул аның белән бик теләп уртаклаша.

Танышу. Гөлзирә Зыятдинова - Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлеге тикшерүчесе. Ир хатыны, дүрт бала әнисе. Кырыс һөнәр вәкиле булса да, хатын-кыз мөлаемлыгын, назлылыгын, йомшаклыгын югалтмаган меңләгән көчле шәхесләрнең берсе. Гөлзирә - гөл сыман матур һәм зирәк дигәнне аңлата. Исемен аңа әнисе сайлаган һәм һич кенә дә ялгышмаган.

Зәй шәһәрендә туып-үскән Гөлзирәне апасы белән икесен ипи пешерүче булып эшләгән әнисе ялгызы аякка бастырган. Кызларына әти дә, әни дә була белгән хатын балаларын да көчле рухлы итеп тәрбияли белгән.

- Әнинең тормыш мәктәбе күп кенә вакытларда ярдәмгә килә. Үзе юк инде, иремнең әти-әнисе дә иртә киттеләр. Ә менә аларның тормыш рәвеше үрнәк булып гел күз алдында тора. Авыр вакытларда әни нишләр иде микән дип сорау бирәм дә, чишелеше тиз табыла, – ди Гөлзирә.

Зәйдә урта мәктәпне тәмамлагач, Гөлзирә Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә. Шуннан социаль һәм гуманитар фәннәр институтын тәмамлый һәм туган каласына кайтып, хезмәт юлын шәһәр судында башлап җибәрә. Канцелярия мөдире һәм суд сәркатибе булып эшли. Соңрак гаиләсе белән Әлмәткә күченәләр. Гөлзирәнең хезмәт мәктәбе Әлмәт эчке эшләр идарәсендә дәвам итә.

Гөлзирә һәм Илшат. Героебыз булачак тормыш иптәше белән мәктәптә укыганда таныша. Ул тугызынчы сыйныфта булганда Илшат мәктәпкә физкультура укытучысы булып практика узарга кайта. Үсмер кыз белән менә-менә диплом алырга торган егет арасында чаткы кабына. Алар очраша башлый. Әлбәттә, йөзләгән кызыксынучы карашлар астында.

- Безнең мөнәсәбәтләрнең күпләргә кызык булуы гаҗәп түгел. Арабызда кабынган хисләрнең ни белән тәмамлануы үзебезгә дә бик кызык иде. Әти-әниләребез безнең яклы булдылар. Мәхәббәтебезне аңладылар. Мин мәктәпне тәмамлагач та икебез бергә милиция мәктәбенә укырга китәргә карар кылдык. Иремнең әтисе бигрәк тә хуплады безне, ярдәм итте. Без студентларга аерым фатирга түләп тордылар хәтта, – дип искә алды Гөлзирә.

Дипломлы белгечләр, әйткәнемчә, Зәйдә эшли башлый. Илшат участковый булып, Гөлзирә судта. Илшат хәзер дә шул өлкәдә майор дәрәҗәсендә. Икең бер өлкәдә, бер урында хезмәттә булу авыр икәнен чамалап, шул хакта Гөлзирәгә сорау бирәм.

- Бергә, бер урында эшләүнең плюслары күп аның. Беренчедән, бер-беребезнең кая эшләвен белгәнгә күрә тәүлек буе кизү торуны да, еш кына тоткарлануны да тыныч кабул итәсең. Эштә дә, үз мәшәкатьләрең өелеп

ятуга карамастан, тизрәк бер-береңә ярдәмгә ашыгасың. Бердәнбер тискәре ягы – өйгә кайткач та эш темасыннан арына алмавың. Нинди генә темага сөйләшә башласаң да, барыбер шул эшкә кайта да кала, – ди Гөлзирә.

Бәхетле ир хатыны булуның серен Гөлзирә иң башта хатын-кызның үзен ярата белүендә, ди. Шул очракта син матур да, ягымлы да, үз-үзеңә ышанган да булачаксың. Андый хатынны ире яратмый булдыра алмый. Әлбәттә, иреңә карата тәмле телле, ягымлы була белергә кирәк, ди героем. Тәмле ашату да мөһим, дип саный ул. Зыятдиновлар гаиләсендә атна саен гаиләне бергә җыеп хуш исле бәлеш пешми калганы юк икән.

Гөлзирә-әни. Нәфис, сылу гәүдәле ханым әзме-күпме – дүрт бала әнисе. Дүртесе дүрт төрле холыклы кызлар әнисе ул! Адилә, Алия, Амилия һәм Зарина – Гөлзирә белән Илшатның горурлыгы да, куанычы да, иң олы байлыгы да.

- Кызмы, улмы – бала тәрбия сорый. Тамагы тук, өсте коры, чиста булырга тиеш. Яшәренә урыны, үсәр өчен шөгыле булу мөһим. Болар әти-әнинең төп бурычы. Тәрбия дигәне дә бездән тора – һәр бала әтисе-әнисе үрнәгендә үсә беренче чиратта, – ди әни кеше.

Гаиләдә тынычлык хөкем сөрә. Балалар һәркем мөстәкыйль, үз юлларын табарга тырышып, максат куеп укый икән. Олылары берсе табиб, икенчесе педагог булам дип хыяллана. Бәләкәйләре олыларына карап, үз уеннары белән мәшгуль.

- Безнең юлны сайлауларын теләмәс идем, ничек кенә яратсак та эшебезне, психологик яктан җиңелләрдән түгел. Шулай да төпчегебез Зарина безнең арттан китәргә мөмкин – анысы бигрәкләр дә шук, тәвәккәл, – ди Гөлзирә.

Әни кешенең бәхетен ул, меңләгән башка аналар кебек, сабыйларының сәламәт булуында, полиция лейтенанты буларак, туры юлдан тайпылмыйча атлавында күрә.

Бәхетле хезмәткәр. Бер сәгать дәвам иткән әңгәмә барышында Гөлзирә ханымның бүлмә ишеге ябылып тормады – хезмәттәшләре аның янына я киңәш, я ярдәм сорап керә-чыга тордылар. Күренеп тора, биредә аны хөрмәт итәләр, яраталар.

- Хатын-кыз өйдә утырып кына бәхетле була алмый, үсештә булу өчен генә дә эш кирәк. Бигрәк тә яраткан эш кирәк. Аннары хезмәттәшләреңнән уңу, җитәкчеңнең хәлеңә керә белүе дә мөһим. Ул яктан да шөкерана кылам – җитәкчебез безне хатын-кыз буларак, тыңлый да, аңлый да белә.

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса