Әлмәт таңнары

Дүрт кытайлы үзләренең ватандашын интектереп үтергән

Кытайның дүрт кешесе Татарстанда үз ватандашларын урлаган һәм аннары үтергән.

Җинаятьтә катнашкан дүрт кешенең берсе иптәше югалуы турында полициягә хәбәр иткән һәм аны эзләү барышында полицейскийларның планнары турында калган иптәшләренә җиткереп торган.

Реклама

Ирләр корбаннарын башта бәйләп куйганнар. Полиция үкчәләренә баса башлагач, аны үтерергә карар иткәннәр. Башын тастымал белән урап, өстән пакет белән каплаганнар һәм скотч белән эләктереп куйганнар. Тиз үлмичә интексен өчен шулай эшләгәннәр. Полиция килеп җиткәнче кытайлы үлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: