Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт көнлек эш атнасы тәкъдим ителә

Халыкара хезмәт оешмасы үзенең әгъзаларына дүрт көнлек эш атнасына күчәргә тәкъдим иткән. Билгеле, булганча, аның составына безнең ил дә керә.

Оешмада бу эш урыннарын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, хезмәткәрләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясаячак дип исәплиләр икән. "Коммерсант" хәбәр итүенчә, Дәүләт Думасының хезмәт комитеты 10 ар сәгатьлек дүрт эш көнен биш эш көненә тиң дип исәпли. "Халыкара хезмәт оешмасының әлеге тәкъдиме игътибарсыз калмаячак. Эш көннәренең саны түгел, ә сәгатьләр саны мөһим. Бәлки 36 сәгатьлек эш атнасы хакында уйларгадыр", - дигән комитет рәисе Андрей Исаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса