Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөрес яшәүне сайлыйк

17 ноябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов рәислегендә уку йортлары ректорлары, мәктәп директорлары, балалар бакчалары җитәкчеләре, психологлар белән балигъ булмаганнарга карата кылынучы көчләү фактларына чик кую буенча һәм составында кодеин булган дару препаратларын сатуны чикләү турында киңәшмә булып узды.

Балалар безнең яклауга мохтаҗ
Соңгы елларда балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр турында еш ишетәбез. Гаиләләрдә сабыйларны кимсетү, кыйнау очракларының артуы бер генә кешене дә битараф калдыра алмый. Аеруча сексуаль характердагы гамәлләр бүгенге тормышыбызның зур проблемасына әверелде. Ахырзаман билгеседер ахры, үги әтиләр кыз балалар белән аларның әниләренең рөхсәтен алып җенси мөнәсәбәткә керә. Чәчләр үрә торырлык. Бер тапкыр гына да түгел, ә еллар дәвамында шундый яшәү рәвеше алып баручылар бар. Әлеге хәлләргә дучар булган балалар, әлбәттә, үзгәреш кичерә: үз-үзенә йомыла, сөйләшмәскә әверелә, дуслары белән аралашмый башлый, йөзеннән елмаю китә, дәрес вакытында игътибарын югалта. Шуңа күрә дә укытучылар, тәрбиячеләр алдына зур бурыч куела - һәр баланы күзәтеп тору, әңгәмәләр кору, төрле тестлар ярдәмендә аның эчке кичерешләрен ачыклау, нинди дә булса факт билгеле булган очракта, кирәкле службаларга хәбәр итү. Моның өчен беркемгә карата да шикаять сүзләре белдерел- мәячәк, ә киресенчә, андый хезмәткәрләр рәх- мәткә генә лаек булачак. Үз чыгышында Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе И.Нагаев та шуңа басым ясады. Аның сүзләренә караганда, күп еллар дәвамында балигъ булмаганнарны көчләгән кешеләргә карата быел 6 җинаять эше кузгатылган. Кайберләренә инде хөкем дә чыгарылган. Алар 12-18 елга ирекләреннән мәхрүм ителгән. Әлмәт җирлегендә, башка төбәк-ләргә караганда, бу юнәлештә эш нәтиҗәле алып барыла, ягъни фактлар ачыкланып, гаепле- ләр кулга алына. Мәктәп психологлары белән сыйныф җитәкчеләренең ярдәме монда аеруча зур. Киңәшмәдә катнашучыларга алга таба да балалар белән актив эш-чәнлек алып барырга кирәклеге әйтелде.
Үлем чакыручыларга - киртә
Кодеинлы дарулардан ясалган наркотик матдә - "крокодил" кулланган наркоманны бары тик бер генә вакыйга көтә - 1 ел эчендә үлем. Даруханәләрдә моңа кадәр сатылган әлеге препаратларны чикләү турында закон кабул итү кешелекне саклап калу өчен эшләнә. Киңәшмә барышында сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы урынбасары С.Можгина составында кодеин булган дарулар исемлеген санап чыкты. Алар барлыгы 21. Хәзер алар табиб рецепты буенча гына сатылачак.
Киңәшмәне йомгаклап, В.Самойлов тикшерелгән ике мәсьәләгә дә җитди карарга кирәклекне ассызыклады. Кеше язмышын челпәрәмә китерү җиңел, яңадан яраларны гына төзәтү авыр. Тирә-яктагыларга ярдәм кулы сузудан тартынмыйк.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса