Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дөрес булмаган» сөт продукциясе җитештерүчеләр тоткарланды

Казанда танылган брендлар исеме астында ялган сөт продукциясе җитештерү цехын ачыклаганнар. Ул гына да түгел, складларның берсендә оперативниклар наркотикларга да тап булган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, Татарстанда полицейскийлар «Просто Молоко» һәм «Вамин» сәүдә маркалары астында «дөрес булмаган» сөт җитештерү цехы эшчәнлегенә киртә куйганнар. Җинаятьчел схеманы ачыклау һәм законсыз бизнесны оештыручыларны тоткарлау өчен аларга 44 мең сумга 50 тартма ак май сатып алырга туры килгән. Нәтиҗәдә сөт продукциясенең пальма мае кулланып, ГОСТ таләпләрен үтәмичә, техник шартларны бозып җитештерелгәнлеге, аларга ялган документлар ясалуы ачыкланган. Операция барышында 46 тонна әзер ялган сөт продукциясе һәм җиһазлар тартып алынган. Моннан тыш, җитештерү цехында зур күләмдә наркотикка охшаган матдә - Амфетамин-2СМ табылган. Хәзерге вакытта әлеге матдә һәм продукция тикшерүгә җибәрелгән. Тикшерү тәмамлануга җинаять эше кузгату мәсьәләсе көн кадагына килеп басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса