Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Документын тикшергәндә шофер йокыга талган

Автоинспекторлар Chevrolet Niva автомобиленең бер яктан икенче якка чыгып хәрәкәт итүенә күреп, аны туктаталар.

ЮХИДИнең Чаллыдагы хезмәткәрләре 32 яшьлек шоферның документын тикшергәндә, руль артында утыручы йокыга китә. Аның уятып, йоклап китүенең сәбәбен сорагач, ул эштә аруын әйтә. Полиция хезмәткәрләре фикеренчә, шоферның наркотик кулланудан исерүе ихтимал. Өстәвенә аның башлыгының кайтармасында билгесез матдә салынган төргәк тә табыла. Төргәк экспертизага җибәрелгән, дип хәбәр итә "Эфир-24".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса