Дөньяның иң кечкенә кешесе вафат булды
54,1 сантиметрлы кеше дөньяда иң кечкенә санала иде.
5 сентябрь көнне дөньяның иң кечкенә кешесе непаллы Чандра Бахадур Данги 76 яшендә пневманиядән үлде.
Дангиның буе 54,1 сантиметр иде. Ул планетаның иң кечкенә исән кшесе буларак ике тапкыр Гиннес рекордлар китабына кертелде. 2014 елда Данги планетаның иң озын кешесе төрек Солтан Косен ( 2 м 5 см) белән очрашкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа