Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ӘДМХИ Студентлар язы - 2014»

2014 елның 29 апрелендә Әлмәт шәһәре мәдәният һәм ял паркында бәйрәм рухы сизелеп торды.

"ӘДМХИ Студентлар язы-2014" гала-концертында Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтының 40тан артык шәкерте тамашачыны үзләренең истә кала торган, якты чыгышлары белән куандырды.

Әлеге фестиваль, "Дөнья халкы мәдәнияте"темасын үзәккә алып, Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Студентлар тәкъдим иткән чыгышлар Россия һәм чит ил халыкларының мәдәниятен чагылдырды.

Гала-концертка жюри тарафыннан югары бәяләнгән, тамашачыларның ихлас рәхмәтенә лаек булган иң яхшы эшләр генә сайлап алынды. Бәйрәм концертын тыңларга институтыбызның студентлары, укытучылары һәм хезмәткәрләре җыелды. ӘДМХИ ректоры И.Р.Сәләхов үзенең сәламләү сүзендә катнашучыларны тәбрикләп, күтәренке кәеф, иҗади уңышлар, тамашычарга - ләззәт алуны теләде.

Студентлар үзләрен төрле юнәлешләрдә таныттылар. Күрсәтелгән чыгышларның һәрберсе - креатив һәм иҗади фикер чыганагы.

"ӘДМХИ Студентлар язы - 2014" фестивалендә катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса