Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек башланды

14 сентябрьдә булачак сайлауга 114 көн калды. Рәсми рәвештә сайлау кампаниясе, Дәүләт Советы тарафыннан сайлаулар билгеләнгәннән соң старт ала.

Тиешле карарны парламент 5-15 июньдә кабул итәргә тиеш. Кандидатларны, кандидатларның республика исемлеген теркәү өчен документлар 30 июньнән алып тапшырыла һәм 30 июльдә 18.00 сәгатьтә төгәлләнә.

Кандидатлар үз кандидатураларын тәкъдим иткәннән соң, сайлау алды агитациясе белән шөгыльләнә ала, ләкин ММЧда агитация тавыш бирү башланганчы, 28 көн алдан, ягъни 16 августта башланачак. Агитация чоры 2014 елның 13 сентябрендә төнге 12дә тәмамлана.

Гражданнар сайлаучылар исемлегендә үзләре турында мәгълүматны 3 сентябрьдән участок сайлау комиссияләрендә белә ала. Соңрак сайлаучыларга сайлауларга чакыру җибәрәчәкләр.

Вакытыннан алда тавыш бирүләр дә була. Ул территориаль сайлау участокларында 3-9 сентябрьдә, участок сайлау комиссияләрендә 10-13 сентябрьдә узачак. Сайлауларда тавыш бирү 14 сентябрьдә сәгать 07.00-20.00гә кадәр уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса