Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт муниципаль районы советы сессиясендә катнашты

Торак-коммуналь хезмәтләр, эшсезлек, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше... Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт төбәгендә әлеге юнәлешләргә игътибар арттыру зарурилыгын әйтте. Бу хакта ул шәһәр һәм районның узган елгы социаль-икътисади үсеше һәм агымдагы елга бурычлар билгеләүгә багышланган сессиядә ясаган чыгышында искәртте.

Узган ел республика өчен катлаулы, ләкин уңышлы булды. Әлмәт тарихына да 2013 ел мәртәбәле юбилейлар елы буларак кереп калачак. Шәһәрнең 60, кара алтын табыла башлауның 70 еллыкларына әзерлек һәм билгеләп үтү чараларына гына да төрле чыганаклардан 2,5 млрд сум акча тотылган.
Район башлыгы Мәҗит Салихов билгеләп үткәнчә, республика муниципаль берәмлекләре социаль-икьтисади үсеш рейтингында Әлмәт икенче урында тора. Ә бу икътисад үсешен тәэмин иткән төп күрсәткечләр, нигездә кара алтын бәрабәренә ирешкән уңыш. Нефтьчеләр шәһәре өчен бу гына аз. "Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен Әлмәт ул башкала", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүгенге көндә районда 6 меңнән артык кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән. Һәм аларның күпчелеге 46 процентка якыны күпләп һәм ваклап сату белән шөгельләнә. Һәм әлеге тармакның казнага керткән өлеше 8,2 проценттан да артмый. Чагыштыру өчен уртача республика күрсәткече - 25 процент. Дәүләт Советы рәисе җирлектә ваклап сатуны гына түгел, җитештерүне үстерергә, республика тәкъдим иткән программаларда активрак катнашырга чакырды.
Дәүләт Советы рәисе шулай ук авыл хуҗалыгындагы торгынлык, югары технологияле медицина учреждениеләре булган Әлмәтнең дәвалау нәтиҗәлелеге буенча рееспубликада 23-25 нче урыннан күтәрелә алмавын тәнкыйтьләде. Һәм агымдагы елда, бигрәктә сайлаулар елында игътибарның шушы өлкәләргә юнәлтү зарурилыгын әйтте.
Утырыш соңында төбәк алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса