Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт җәмәгатьчелек белән элемтәдә

"Халык контроле" көн саен республикабызның төрле район-шәһәрләрендә яшәүчеләрдән дистәләгән мөрәҗәгатьләр кабул итә. Әлмәтлеләр дә бик актив, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми порталындагы әлеге бүлек ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр 106 хәбәр юлланган.

Аларга 1547 кеше теләктәшлек күрсәткән. Статистика шуны күрсәтә, халыктан кергән 34 шикаять буенча чаралар күрелгән, 38 е буенча эш алып барыла, 28 е планда, 6 сы кире кагылган.

"Халык контроле" җитәкчелеккә җитешсезлекләрне, проблемаларны конкрет мисаллар белән җиткерү ысулы булып тора. Ике як өчен дә файдалы, кирәкле система дип бәяләргә кирәк аны. Иң мөһиме, бирегә төрле өлкәләргә, тармакларга кагылышлы хәбәрләр җибәрергә була. Бүгенге язмада аеруча күп тавыш җыйган мөрәҗәгатьләрне тәкъдим итәбез.

"Почтадагы кабул итү ошап бетми. Посылка алу өчен иң элек 8 нче тәрәзәдә чират торырга, аннан соң түләүне 4 нче яки 2 нче тәрәзәдә башкарырга кирәк. Ахырдан тагын 8 нче тәрәзәгә мөрәҗәгать итәбез. Чиратларда ярты көн узып китә. Нанотехнологияләр гасырында яшибез!" Иринаның әлеге хәбәрен 53 кеше яклаган.

Александрны түбәндәге мәсьәлә борчый: "Шәһәр паркына Лермонтов урамы яклап керә торган җирдә җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыны (зебра) юк. Якын-тирәдә дә күренми. Машиналар бик күп йөри, балалар белән юл аша чыгу куркыныч" (32 кеше теләктәшлек күрсәткән).

"ТВ-каналларны күчергәндә тавышларда аерма бик сизелә, кайберләре аеруча көчле. Беренче каналда видео белән тавыш сигналы туры килеп бетми", - дигән зарын белдергән Владимир (31 кеше).

"Чернышевский урамындагы юлда ремонт булганын хәтерләмим. Пик сәгатьләрендә ул хәрәкәтне җиңеләйтергә булышыр иде, ләкин машина йөртүчеләр Ленин урамы аша йөрүне кулайрак күрәләр. Пенсия фонды идарәсе янында машина кую өчен кесә булса, шулай ук яхшы булыр иде" (26 кеше). Александрның әлеге мөрәҗәгате планга кертелгән.

"Балалар шифаханәсендә табиблар җитешми. Безнең Яшьлек микрорайоны 40 нчы участокка беркетелгән, әмма үз табибыбыз юк. Һәр гаиләдә берничә бала тәрбияләнә. Кечкенә нәниләребез белән сәгатьләр буена чиратта утырырга мәҗбүр булабыз. Озакламый 195 нче йортның икенче яртысына да гаиләләр күченеп киләчәк. Хәлебез тагы да авырлаша. Кадрлар мәсьәләсен чишәргә кирәк", - дип яза Регина (25 кеше).

Ленин урамындагы 125 нче йортта яшәүче Зөһрә ишегалларына керү урыннары булдыруны сорый: "ТСЖ Ленин урамындагы 123, 123 В, 125 нче йортлар ишегалдына керү юлын япты. Ашыгыч ярдәм машиналары ничек безнең якка узарга тиеш? Керү урынын супермаркет һәм ТСЖ бикләде. Янгын сүндерүчеләр ТСЖга киртәләрне алу турында күрсәтмә язганнар иде, җавап итеп ТСЖ аларны ныгытты гына. Куркынычсызлык һәм экология турында кайгыртучы юк" (25 кеше).

Әлмәтлеләрне кичләрен җәмәгать урыннарында иминлек, тынычлык булмау да борчуга сала: "Эчкечеләр кичләрен җыелышып утыралар, тавышланалар, пыяла шешәләр ваталар - балалар белән биредән узу куркыныч. Яңа йорттагы плитәләр дә күпләп ватыла башлады. Яктырту җайланмалары юк, камералар фасадка гына урнаштырылган. Шушы мәсьәләләр хәл ителсен иде. Камераларның урынын күчерергә, бинаның ян ягына куярга кирәктер дип уйлыйм, 3 урынына 1 не генә дә калдырырга мөмкиндер, чөнки подъезд эчләрендә дә алар бар. Участковый да юк биредә", - дип яза Әминов урамындагы 6 нчы йортта яшәүче Денис (24 кеше).

Күрәсез, хәбәрләр бер-берсен кабатламый, иң мөһиме, алар актуаль. Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле"нә мөрәҗәгать итү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү сорала. Кыскача гына борчыган мәсьәләнең эчтәлеген тасвирлаган язмага фото да беркетергә кирәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250