Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү вакытлыча туктатылачак

Техник сәбәпләр аркасында 24 октябрьдә мәгълүмати-белешмә линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелмәячәк.

Хөкем ителгәнлек һәм (яки) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау), яки җинаять эзәрлекләвен туктату турында белешмәләр бирү; Россия Федерациясеннән читкә чыгарылырга тиешле рәсми документларда апостиль бирү; сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында белешмәләр бирү; Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә документлар кабул итү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтелмәячәк.

Хөкем ителгәнлек булу (булмау) турында белешмәләр бирүгә гаризаны электрон формада «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталы www.gosuslugi.ru» федераль дәүләт мәгълүмат системасында шәхси кабинет аша яки МФЦ филиаллары аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса