Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасына 1,5 литрлы шешәләрдә хәмер сатуны тыю турында закон проекты кертелде

2015 елның 1 гыйнварыннан әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 6% тан күбрәк булган хәмер продукциясенә карата, 2017 елның 1 маеннан - барлык хәмер продукциясенә карата тыю кертү тәкъдим ителә.

"Бу тыю халыкның хәмергә ияләшүен киметүгә һәм кешеләрнең сәламәтлеген яхшыртуга ярдәм итәчәк", - дип аңлатты журналистларга закон проекты авторы, Думаның икътисадый сәясәт, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский ("Бердәм Россия").

Депутат фикеренчә, литр ярымлы шешәдәге хәмернең очсызрак булуы халыкка хәмер алуны җиңеләйтә, ә күләме куллануның үсүенә китерә.

Күчеш чорын 2017 елның 1 маена кадәр билгеләү "хәмер продукциясен җитештерүчеләрнең кечерәк күләмдәге полимер савытка күчүләренә бәйле", дип аңлатты депутат. Этаплап үзгәртүләр, аның фикеренчә, "барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салым керемнәре буенча закондагы чикләүләр йогынтысын киметү, предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеген төгәлрәк планлаштыру һәм фаразлау" мөмкинлеге бирәчәк.

Ә бу, үз чиратында, уңай инвестицион климат булдыруга ярдәм итәчәк, дигән фикерен җиткерде Звагельский.

http://gosalcogol.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса