Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Думасы депутаты, “Кайгырту” фондын гамәлгә куючы Ришат Әбүбакиров авыру балаларга акча тапшырды

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Әлмәт, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарыннан аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, ярдәмгә мохтаҗ 8 балага "Кайгырту - Забота" хәйрия фонды бүген тернәкләндерү чаралары өчен акча тапшырды.

50 шәр мең сум күләмендәге ярдәмне алар Дәүләт Думасы депутаты, фондны гамәлгә куючы Ришат Әбүбакиров кулыннан алды.

"Йөгерергә, сикерергә, ишегалдындагы мәйданчыкта балалар белән уйнарга, таган атынырга яратам" - 2 ел элек бот сөягендә шеш табылган 6 яшьлек Степан Алаев яраткан шөгыльләрен санаганда шулардан башлады. Шушы вакыт эчендә ничәмә-ничә операция, химия терапиясе узган Степан, ниһаять, аягына баскан. Үзе дә кояш кебек якты малай: "Мин бит хәзер үз аякларымда йөрим", - дип күзе төшкән һәркем белән шатлыгын уртаклаша. Әнисе Галина Перматова да сабыеның аксап булса да йөрүеннән канәгать. "Кайгырту" фонды биргән акчага дәвалану өчен махсус санаторийга барырга планлаштыралар.

- Елизаров аппараты куйгач, улым җиде ай йөрмәде, шуңа күрә аяк мускулларын ныгыту зарури, - ди тиктормас Степаның әнисе.

Бүген акчалата ярдәмне республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүче кыйммәтле дәвалау курсы тиеш 8 кеше алды. Ә тернәкләндерүгә мохтаҗлар әле шактый.

- Ике көннән Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәчәкбез. Тик балаларның, гаиләләрнең һәммәсенең дә кәефе бәйрәмчә түгел, - дип ассызыклады хәйрия акциясен оештыручы Ришат Әбүбакиров. - Нинди генә закон кабул итсәң дә, дәүләт ярдәме барысына да җитәчәк түгел. Шуңа күрә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк дип саныйм.

Фонд гамәлгә куелуга быел 2 ел тула. Шушы вакытта эчендә "Кайгырту"чылар 150 кешегә сәламәтлеген ныгытуга ярдәм иткән. Кемнәргәдер тернәкләндерү җайланмалары алынган, икенчеләргә дару, медикаментлар белән булышканнар. Шулай ук Германиядән табиблар чакыртып, консультация уздыру мөмкинлеге тудырылган. Авыруларның берничәсен Алман иленә дәваланырга җибәргәннәр. Баулыдан Марат Ильясов шулар исәбендә.

- Мин үземне чиксез бәхетле кеше дип саныйм. Авыр вакытта янәшәмдә ныклы терәк булырдай кешеләр күп булды. Мин аларның барчасына да рәхмәтлемен, - дип изге гамәл ияләренә җавап сүзе белән мөрәҗәгать итте Марат. - Ышаныгыз! Аллаһка, үз көчегезгә, кешеләргә ышаныгыз!

Изге гамәлләре белән кешеләргә савыгу шатлыгы, сәламәтләнүгә өмет бүләк иткәннәрне, кайгыртучанлык күрсәткәннәрне Аллаһ башка борчу-мәшәкатьләрдән азат кылсын.

Ләйләгөл

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса