Диспансерлаштыруга яшел ут
21 яшьтән һәрбер граждан диспансерлаштыру үтәргә тиеш. Үткәннән соң сәламәтлек паспорты бирелә, анда медицина тикшерүенң төп нәтиҗәләре күрсәтелә. Диспансерлаштыру - кешеләрнең гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән дәүләт программасы.
Әлмәт районында ул район үзәк дәваханәсенең 1 нче поликлиникасында, медсанчастьта һәм 3нче шәһәр поликлиникасында үткәрелә. Үзенең сәламәтлеге турында кайгыртучы һәр кеше диспансерлаштыруны ТҮЛӘҮСЕЗ үтә.
Белешмәләр өчен адреслар һәм телефоннар:
Сәламәтлек саклау идарәсе (Шоссе урамы, 1 Б) - 32-77-86
Үзәк район дәваханәсе (Төзүчеләр проспекты, 30/1) - 33-76-20, 33- 83- 02, кабинет № 14
3нче поликлиника (Тельман урамы, 56 А) - 32-33-75, кабинет 236
Медсанчасть (Радищев урамы,67) - 31-11- 59, 31-10- 04, кабинет 120.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа