Җәмгыять

Директорлар советында үзгәрешләр көтелә

Директорлар советында үзгәрешләр көтелә

"Татнефть" Директорлар советына кандидатларның яңа исемлеген раслаган. Яңа состав компаниянең 26 июньдә узачак акционерлар җыелышында сайланачак.

Моңа кадәр булган 15 кандидатның 11 е гамәлдәге әгъзалар. Алар арасында "Татнефть" генераль директоры Наил Маганов, аңа кадәр булган директор Шәфәгать Тәхаветдинов, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, "Татнефть"нең баш инженеры Наил Ибраһимов, Президент консультанты Ренат Мөслимов, Президент ярдәмчесе Ринат Сабиров. Исемлектә шулай ук "Связьинвестнефтехим" генераль директоры Валерий Сорокин, "Әлмәтнефть" идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, баш геолог Рәис Хисамов, FIDES Business Partnerнең компаниягә турыдан-туры шәхси инвестицияләр буенча программасы җитәкчесе Штайнер Рене дә бар. Ә Президент Рөстәм Миңнеханов составка "алтын акция"гә хокук хуҗа буларак керә, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Бу юлы кандидатлар исемлегенә Brentcross Holdings директоры Мария Воскресенская, SGI Group директоры Гош Сушован, "Татнефть" генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко кертелмәгән.

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Директорлар советында үзгәрешләр көтелә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять