Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр Covid-19 пандемиясе нәтиҗәсендә актуальлеген югалтмады дип саныйлар

Коронавирус таралу сәбәпле, Россия Президенты Владимир Путин илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүне соңрак вакытка күчерде.

Кремльдә коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять Конституциягә төзәтмәләрнең актуальлегенә йогынты ясамады дип саныйлар. 

Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаренә сылтама белән РИА Новости яза.

Дмитрий Песков тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең пандемия вакытында искерә алмавын белдерде. 

Аның сүзләренә караганда, ихтыяҗ һаман да даими рәвештә барлыкка килә, бу - тормыш агымының һәм җәмгыять үсешенең нормаль процессы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса