Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Владимир Путин 24 июньне ял көне дип игълан итте

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән 24 июнь - Җиңү парады көнен эшләми торган көн дип игълан итте.

Парад Кызыл мәйданда 24 июньдә иртәнге 10.00 сәгатьтә узачак.

Ул көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан хәрби парад булачак. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңү Байрагы астында хәрби техника катнашындагы парадлар 10:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча) Мәскәүнең Кызыл мәйданында һәм илнең башка шәһәрләрендә узачак, диелгән боерыкта.

22:00 сәгатьтә артиллерия салютлары булачак.

Быел 24 июнь чәршәмбе көнгә туры килә. Бу эш көне булмаячак, әмма хезмәт хакы түләнәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса