Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дини викторина игълан ителә

Рабигыль-әүвәл ае, Мәүлид аенда газета укучыларыбызга Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә "Пәйгамбәребез (c.г.в). күрсәтмәләре - безгә маяклы юл" исемле дини викторина тәкъдим итәбез.

Җавапларны редакциябезгә 15 гыйнварга кадәр юллый аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.

1. Мөхәммәд пәйгамбәр (c.г.в).ничәнче елда һәм кайсы шәһәрдә туа?

2. 619 нчы ел нигә кайгы елы дип атала?

3. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ничәнче елда һәм кайда вафат була?

4. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исеме нәрсә аңлата?

5. Аллаһы Тәгалә Коръәндә аңа исеме белән ничә тапкыр эндәшә?

6. Мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) исемен әйткәннән яки язганнан соң, аңа нәрсә әйтәләр?

7. Мөхәммәднең (с.г.в.) тулы исеме нинди һәм ул кемнәрнең исемнәрен үз эченә ала?

8. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди кабиләдән һәм нинди ыругдан була?

9. "Хакыйкатьтә, син - югары әхлак иясе", - дигән аять кайсы сүрәдән?.

10. Мөхәммәднең (с.г.в.) әтисенең һәм әнисенең исеме?

11. Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) исемне кем бирә?

12. Ничә яшендә пәйгамбәребез (с.г.в.) әнисен югалта һәм кем тәрбиясенә кала?

13. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дүрт яшенә кадәр кем тәрбиясендә була?

14. Әбисенең исеме?

15. Әнисе үлгәндә аңа ничә яшь була?

16. Бабасы кем була һәм ул үлгәч пәйгамбәребез(с.г.в.) кем тәрбиясенә күчә?

17. Үсмер чагында нәрсә белән шөгыльләнгән?

18. Ничә яшендә Хәдичәгә өйләнгән?

19. Ничә яшендә пәйгамбәрлек чоры башлана?

20. Пәйгамбәребез ничә яшендә үлә?

21. Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) мактап язылган шигырь ничек атала һәм аларны язучыларның исемнәрен атарга?

22. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) мактау өчен нинди исемнәр, эпитетлар кулланыла?

23. Пәйгамбәребезне (с.г.в.) мактау өчен татар әдәбиятына хас булган эпитетлар?

24. Татар әдәбиятында пәйгамбәребез турында язучыларны атагыз (кимендә 3 не).

25. Сирә (сийрә) нәрсә ул?

26. Мөхәммәднең пәйгамбәрлеге (с.г.в.) хакында борынгы китапның исеме нинди?

27.Мөхәммәднең (с.г.в.) нәбилеге белән бәйле могҗизаларын санагыз (бишне кимендә).

28. Әлеге могҗизалар татар әдәбиятында кайсы әдипнең нинди китабында чагылдырыла?

29. Мәүлид сүзе нәрсәне аңлата?

30. «Исра һәм Мигъраҗ» сүзләренә аңлатма бирегез?

31. Риваятьләрдә Мөхәммәд галәйһис-сәламның пәйгамбәрлеге алдан ук билгеле булган диелә. Нинди риваять ул?

32. Пәйгамбәрлек итүнең унынчы елында нинди вакыйга була?

33. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди мәгарәдә булырга яраткан?

34. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) балалары ничә булган һәм аларның исемнәрен атарга?

35. Коръәни-Кәримдә пәйгамбәребез (с.г.в.) хатыннары турында шушындый аять бар: «Әй сез, Пәйгамбәр хатыннары, Сез бүтән хатыннар кебек түгел, башка хатыннар сез». Аларның башка хатыннардан аермалыклары нәрсәдә?

36. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең бер хәдисендә кыямәт көнендә Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәк 7 төрле кеше күрсәтелә. Нинди кешеләр алар?

37. Сөекле пәйгамбәребезнең (c.г.в) өс киеме гадәттә ике өлештән торган була. Гәүдәнең өске һәм аскы өлешен каплап торганы ничек аталган? Шулай да ул күбрәк нәрсә кияргә ярата торган булган?

38. Пәйгамбәребезнең (c.г.в). күркәм сыйфатлары нинди? (кимендә 5 не атагыз)

39. Хәдистә төшеп калган сүзләрне языгыз: «........нәфел уразалары, нәфел намазы савабын алу дәрәҗәсенә күтәрелер».

40. Бер хәдисендә пәйгамбәребез диннең афәте өчтер, ди. Ниндиләр алар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса