Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дини һәм милләтара дошманлык уятуда 63 яшьлек татарстанлыга карата җинаять эше кузгатылган

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, җинаять эше Фәүзия Бәйрәмовага карата кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе Чаллы шәһәре буенча тикшерү бүлегендә 63 яшьлек татарстанлыга карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ ҖК ның 282 нче маддәсенең 1 нче бүлеге ("Кешелек абруен кимсетүгә тиң нәфрәт яки дошманлык уяту") буенча җинаять кылуда гаепләнә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте.
"Татар-информ" хәбәр итүенчә, җинаять эше Фәүзия Бәйрәмовага карата кузгатылган. Алдан чыгарылган фаразламаларга караганда, шикле ханым 2012 елның 25 июлендә Чаллыда Интернетта - социаль челтәрләрнең берсендәге үзенең битендә, тикшерү юлы белән ачыкланганча, дини һәм милләтара дошманлык уятуга юнәлдерелгән лингвистик билгеләре булган чакыру-лозунглар тараткан.
Хәзерге вакытта расламалар җыю һәм нигезләүгә корылган тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса