Динә Гарипова кияүгә чыга
Кавышучы парның никахлары булган инде. Бу атнада туйлары. Алар Казанның бер ЗАГСында язылышалар.
«Голос» җиңүчесе булган Динә сайлаган яры турында бик иркенәеп сөйләми. Ул шоу-бизнестан түгел икән, яшькә Динәдән бераз олырак. Бер сүз белән әйткәндә, лаеклы кияү.
Туйларын зурлап үткәрмиләр. Туйдан соң сәяхәткә юл тотачаклар. Ә кайткач Динәне Александр Градский театрында эш көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа