Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Десантчылар бәйрәм итте

Бүген илебездә Һава десанты гаскәрләре көне билгеләп үтелде. Бу уңайдан Ленин мәйданына десантчы-хәрбиләр, һава десанты гаскәрләре ветераннары җыелды.

Аларны данлыклы һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы, һава десантны гаскәрләрендә хезмәт иткән Мәҗит Салихов тәбрик итте. Чара барышында район башлыгына 31 нче аерым десант-штурм бригадасы командиры Дмитрий Глушенков исеменнән котлау тапшырылды.

Тантаналы митинг Мәңгелек ут янында дәвам итте. Мәҗит Салихов үз чыгышында батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән һава десанты гаскәрләре хәрбиләренең илебез данын арттыруларын билгеләде. Бүген РФ һава гаскәрләрендә 33 Әлмәт егете хәрби хезмәт үтә, Әлмәт шефлык иткән Ульяновск шәһәрендәге 31 нче аерым десант-штурм бригадасында 25 якташыбыз - Әлмәт дәүләт нефть институты һәм физкультура көллияте егетләре Ватаныбыз алдында үз бурычларын намус белән башкара. Районыбызда 4000 нән артык десантчы, шул исәптән Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 249, Төньяк Кавказда хезмәт иткән 161 кеше гомер кичерә.

"Зәңгәр беретлар" сафларына эләгүчеләр һәрчак армиянең горурлыгы булды. ТР Хәрби комиссариатының Әлмәт бүлеге начальнигы Ришат Сабиров әлеге гаскәрләрдә булып кайткан ир-егетләрнең хәзерге вакытта яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә, аларны армия хезмәтенә әзерләүгә саллы өлеш кертүләрен билгеләде.

Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Сергей Евлампьев митингка җыелучыларга Россия Федерациясе һава-десант гаскәрләре - элиталы хәрби көчләр булдырылуга 82 ел тулу уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде һәм десантчы исеменә тап төшермичә яшәргә чакырды.

Митингта хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләре өзелгән десантчылар бер минут тынлык белән искә алынды, ахырдан Мәңгелек утка чәчәкләр салынды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250