Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Биш ел эчендә Әлмәттә 532 ишегалды төзекләндереләчәк

Әлеге эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Әлмәт районында «Безнең ишегалды» һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» республика программаларының гамәлгә ашырылуы турында бүген эшлекле киңәшмәдә  район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев сөйләде.

 Денис Косарев  мәгълүматлары буенча, биш ел эчендә Әлмәт районында 532 ишегалдында  төзекләндү эшләре башкарылачак. Бу шәһәр читендәге 336  һәм 15 торак пунктагы 96 ишегалды дигән сүз.

Узган елның җәендә халык белән 38 очрашу оештырылды. Очрашу район активы һәм ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлары белән берлектә узды.

Шул ук елның ноябрь аенда Әлмәттә проект воркшопы оештырылды. Биредә Россиянең төрле шәһәрләреннән 15 ландшафт архитекторы катнашты.

Агымдагы елда  Әлмәттә 52 ишегалды төзекләндереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса