Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итү тәмамланды

ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм республиканың округ сайлау комиссияләре V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлардан документлар кабул итүне тәмамлады.


Кичә сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Сәяси партияләрнең 5 төбәк бүлеге имза һәм теркәү өчен документлар исемлеген тәкъдим итте.

ТР Сайлау кодексы документларны тикшерү өчен сайлау комиссияләренә 10 көн вакыт бирә. Имза җыю документларын тикшерүдә ТР буенча ЭЭМ Эксперт-криминалистика үзәге һәм Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе да катнашачак. Татарстан ҮСК 9 августка кадәр кандидатлар исемлеген теркәү турында карар кабул итәргә яки баш тартырга тиеш.

Шулай итеп, бүген сайлау кампаниясендә 11 сәяси партия катнашырга теләк белдерде, әмма аларның 10 сы гына кандидатларның республика исемлеген теркәүгә документлар тапшырды. Кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чоры тәмамланганчы 4 кандидатлар исемлеге теркәлде.

Республиканың бер мандатлы сайлау округларында кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү чорында 300 дән артык кандидат тәкъдим ителде, 240 тан артык кандидат теркәлүгә документларын тапшырды, 100 дән артык кандидат теркәлгән.

http://almetyevsk.tatar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса