Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар алкогольсез “энергетик”ларны сатуны чикләү турындагы закон проектын хуплады

Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында, депутатлар "Алкогольсез "энергетик" эчемлекләрне берәмләп сату һәм куллануны чикләү турында"гы Федераль закон проектын хуплады.

Әлеге закон чыгару инициативасы Дәүләт Думасына Төньяк Осетия парламенты тарафыннан кертелгән.

Закон проекты асылында балалар һәм яшьләр оешмаларында, белем бирү һәм сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләрендә, физик тәрбия-сәламәтләндерү һәм спорт объектларында, гомуми кулланылыштагы шәһәр һәм шәһәрара транспортта "энергетик"ларны сатуны тыю турында мәгълүмат бирелгән. 18 яше тулмаган затларга да организмны әкренләп агулый торган әлеге эчемлекләрне сатуны тыярга ниятлиләр.

Депутатлар "энергетик" составындагы кофеинның ияләшү тудыруы белән зарарлы булуын бертавыштан хуплады. Закон проектын эшләүчеләр дә "энергетиклар"ның яшьләр сәламәтлегенә куркыныч тудыруын, бигрәк тә йөрәк- кан тамырлары системасына зарар салуын, психик авырулар кискенләшүенә китереп, тискәре тәэсирен билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250