Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXXIII (уртак) сессиясе узды

Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советының XXXIII (уртак) сессиясендә депутатлар 2013 ел өчен Әлмәт муниципаль районының консолидацияләнгән бюджеты үтәлешен тикшерде.

Бу хакта финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина чыгыш ясады.

Бу чорда консолидацияләнгән бюджет керемнәр буенча 3350 млн сум күләмендә үтәлгән. Әлеге сан расланган еллык планга карата 131,7 процент, ачыкланганына - 100,5 процент тәшкил итә. Бюджет чыгымының төп өлеше хезмәт хакларына туры килә - 61 процент (2012 ел белән чагыштырганда үсеш 29 %), коммуналь түләүләр 7 процент, башка чыгымнар 32 процент дип табылган.

Бюджет үтәлеше аның социаль юнәлештә булуын күрсәтә. Әлеге өлкәгә барлыгы 2406 млн сум (74 %) акча тотылган, шул исәптән, гадәттәгечә, бюджеттан мәгариф өлкәсенә зур суммада акча бүленгән - 2185 млн сум (73 %). Мәдәният өлкәсенә 129 миллион сум, сәламәтлек саклауга 2 миллион сум, физкультура һәм спортка 14 миллион сум акча сарыф ителгән.

Әлмәт шәһәре бюджетының чыгым өлеше 895 млн сум тәшкил иткән, расланган еллык планга карата 98 %.

Депутатлар бюджет үтәлешен бертавыштан кабул итте һәм чокырлы юлларга ремонт ясау, асфальт җәю технологиясенең сакланышы белән кызыксынды. Район башлыгы бу уңайдан мәсьәләгә җитди карауларын, кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклап баруларын әйтте.

Сессиядә кеше хокукларын яклау турында да мәгълүмат җиткерелде. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районда һәм шәһәрдәге иҗтимагый ярдәмчесе Фәргать Сафин узган ел халыктан 2722 мөрәҗәгать кабул ителүен ассызыклады. Аеруча әлмәтлеләрне торак-коммуналь хуҗалык һәм хезмәт хокуклары кызыксындырган. Хезмәтне саклау мәсьәләсе дә безнең районда бик үк яхшылардан түгел. Узган ел производствода 6 кешенең гомере өзелгән. Фәргать Сафин моны коммерция тибындагы оешмаларның бу юнәлешкә битараф булулары белән аңлатты. Шулай ук чыгышта авария хәлендәге йортлардан күчерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Рус Акташындагы Автодорожная, 10, 14, Р. Фәхретдин урамындагы 21 нче йортларда яшәүчеләр берничә тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Агачтан төзелгән бу йортлар 2008 елда ук авария хәлендәге дип табылган, әмма бүгенге көнгә кадәр кешеләрне күчерү мәсьәләсе һавада эленеп тора. Белоглазов урамы, 131 нче йортта яшәүчеләр исә торакка капиталь ремонт ясалуын тели. Дәлиле дә бар - йорт 1961 елгы, коммуникацияләр тузган. Район башлыгы шикаятьләрне тикшерүне озакка сузмаска киңәш итте.

Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук күпбалалы әниләргә "Ана даны" медальләре тапшырылды. Әлеге мәртәбәле бүләккә Оксана Боброва, Фатыйма Сафина, Элла Хаитовалар лаек булды.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250