Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Декларация тапшыру вакыты тәмамланып килә

Ел башыннан апрель азагына кадәр узган елгы керемнәрне декларацияләү кампаниясе уза.

Татарстанда 2013 елгы керемнәре буенча салым органнары алдында 83 мең кеше хисап тотарга тиеш. Бүгенге көндә декларацияләрне 47 мең кеше, ягъни барлык салым түләүчеләрнең 55 проценты гына тапшырган. Россия Салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искәртүенчә, узган ел бу вакытта әлеге сан 99 процент тәшкил иткән. 30 апрельгә кадәр салым түләмәүчеләргә 119 нчы маддә буенча штраф яный, бу декларация буенча түләргә каралган сумманың соңарган һәр ай өчен 5 проценты күләмендә, әмма 30 проценттан артык түгел. Салым декларациясен үз милкендә өч елдан да ким булмаган мөлкәтне, кыйммәтле кәгазьләрне, устав капиталы өлешен сатудан керем алучылар; фатир, бүлмә һәм башка милекне куллануга, арендага бирүдән керем алучылар; гражданлык-хокукый характер килешүләре (ремонт, төзелеш, репетиторлык һәм башкалар) буенча керемгә ия булучылар; лотерея һәм тотализаторлар отудан табыш алучылар, шулай ук гомуми салым салу системасын кулланучы шәхи эшмәкәрләр, нотариус, адвокатлар һәм хосусый практика белән шөгыльләнүче башка затлар тапшырырга тиешлеген искә төшереп узабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250