Әлмәт таңнары

Кыш бабайның бүген туган көне

Бүген, 18 ноябрьдә, Бөек Устюгта яшәүче Кыш бабай туган көн котлаулары кабул итеп ала.

Ул үзенең резиденциясендә дөньяның һәр почмагыннан әкият дусларын кабул итеп алачак, тылсым мәктәбен ача һәм Россиядәге иң беренче яңа ел чыршысының утларын кабызачак.

 

Кыш бабайга котлаулар махсус почта тартмасы аша тапшырыла икән. Ә шәхсән котлау өчен читтәге "хезмәттәшләре" - Америкадан Санта Клаус, Финляндиядән Йоулупукки, Франциядән Пэр Ноэль, Татарстаннан Кыш Бабай да Бөек Устюгта булачак, диелә.

Реклама

 

Кыш бабайның туган көне Бөек Устюгта беренче салкыннар башланган көнгә туры килә. Ул балалар тарафыннан 2005 елда сайланды.

Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: