Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дарья Канануха Әлмәттә булып китте

Шушы көннәрдә «Холостяк-3» популяр тамашасы җиңүчесе булып, Тимур Батрутдиновның йөрәген яулый алган Дарья Канануха Әлмәттә булып китте.

Ул Әлмәттәге фанаткалары белән очрашты һәм аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

«Әлмәткә һәрвакыт беренче тапкыр килгән кебек киләм!», диде Дарья әңгәмә барышында.

Яшь фанаткалар очрашу башланыр алдыннан күпкә алдан Ленин мәйданына җыелдылар. Дарья үзен озак көттермәде. Ул туган шәһәрендә һичкайда булмаганча җылы каршы алуларын билгеләп үтте.

Дарья белән Тимурның шәхси тормышына кагылышлы сорауларның иге-чиге булмады.

7-8 август көннәрендә алар Тимур белән Казанга киләчәкләр, «Aqua Comedy Club» концертына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса