Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дарулар икенче кварталда кыйммәтләнер ахры

Сәламәтлек саклау министрлыгында кризис шартларында медикаментларның кыйммәтләнүе белән бәйле хәл турында фикер алыштылар.

Республика даруларга бәяләр арту һәм аларны поставкалауда өзеклекләр килеп чыгу ихтималыннан котылу өчен бөтен чараларны да күрә. Монда даруларны үзәкләштерелгән төстә сатып алуның да файдасы зур. Заказларны арттыру исәбенә фармацевтикага бәяләрне тотып торырга була иде әле. Әмма валюта бәяләре һәм базардагы вәзгыять белән бәйле рәвештә эре дистрибьюторлардан һәм поставкалаучы компанияләрдән гаризалар юк, ди министр. Шулай да чит илдә эшләнгән дәвалау препаратларының гыйнвар-февраль айларына җитәчәген искәртә ул. Аннары кыенлыклар килеп чыгу ихтималы юк түгел икән. Ә инде яңа поставкаларның яңа бәяләр белән кайтачагына беркем дә шикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса