Әлмәттә чәйни һәм исни торган тәмәке сату тыела
Татарстан Министрлар Кабинетында чәйни һәм исни торган тәмәкене күпләп һәм ваклап сатуны тыю турындагы карарга кул куелган.
Әлеге карарга килүгә наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль служба идарәсе хезмәткәрләренең бу җәһәттән чаң сугуы сәбәпче булган. Наркополицейскийларның искәртүенчә, тәмәкенең мондый төре үсмерләрне төсле каплары белән дә җәлеп итә. Әлеге тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны юк дип әйтсәләр дә, тикшерү анда никотинның сигаретка караганда 5 тапкырга артык булуын күрсәткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа