Киләсе Яңа елга Әлмәт чыршысы 1 млн сумга төшәчәк
25 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр республика шәһәр һәм районнарында Яңа ел чыршысын иң шәп бизәүчене ачыкладылар.
Җиңүче интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнде. "Үзәк чыршыны иң яхшы бизәүче" номинациясендә беренчелекне Әлмәт шәһәре яулады. Ә авыл җирлекләре арасында Әлмәт авыл җирлеге 3 урынга лаек дип табылды.
Яңа ел күрке - чыршыны иң яхшы бизәгән Әлмәткә 1 млн сум акча бирелде. Киләсе елга үзәк чыршыны әлеге суммага тагын да затлырак итеп "киендерәчәкләр".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа