Чыгарылыш укучылары өчен ярминкә оештырыла
Мәшгульлек үзәге 22 апрельдә өлкән сыйныфларда укучылар өчен "Белем алу. Карьера-2015" дип исемләнгән ярминкә уздыра. Әлеге чарага калабыздагы һөнәри уку йортлары җитәкчеләре дә чакырулы.
Укучылар һәм әти-әниләр аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, җавап алу мөмкинлегенә ия. Биредә шулай ук роботлар җыю буенча мастер-класс уздыру да планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа