Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттәге күчмә зоопарк халык өчен ачылды

Әлмәт зоопаркында кабат сөенечле вакыйга көтелә. Якын көннәрдә арыслан нәсел үрчетергә җыена.

Моңа кадәр бенгаль юлбарысы белән пума да әни булган иде.

Исегезгә төшерәбез, Пятигорскидан килгән күчмә зоопарк үзизоляция режимы чорында Әлмәттә тоткарланып калды. Нәкъ шул вакытта социаль челтәрләрдә җәнлекләрнең ач торулары турында хәвефле хәбәрләр барлыкка килде. Әмма зоопарк җитәкчелеге аларны кире какты. Кирәк-ярак белән шәһәр хезмәтләре дә ярдәм күрсәтте, вәзгыятьне район башлыгы Тимур Нагуманов шәхси контроленә алды.

Хәзер зоопарк халык өчен дә ачылды, бирегә килеп, җәнлекләрне күзәтергә була.

Фото:Алина Миронова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса