Чит ил машиналарына бәя арта
Экспертлар фикеренчә, быел җиңел машиналарга бәяләр бик нык артачак, ә аларны җитештерү күп тапкырларга кимиячәк.
Автомобиль базарының әйдәп баручы аналитигы Игорь Можаретто фикеренчә, машиналарга бәяләрнең узган елдагыча төшүе күзәтелмәс.
- Россия территориясендә җитештерелүче чит ил машиналарына бәяләр
иң күп дигәндә 5 % ка артачак. Читтән кайтартыла торган чит ил машиналарына бәяләр доллар, евро бәясенең уйнап торуы нәтиҗәсендә гел үзгәреп торачак. Аларга бәяләр кимер дип уйламыйм. "Мерседес- Бенс" маркасы, мәсәлән, 40 % ка артырга мөмкин.
Мартка чаклы машиналарга сорау кимиячәк. Шуңа да күп кенә заводлар җитештерүне киметеп торачак. Аның каравы, язга таба машиналарга кабат ихтыяҗ артыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа