Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистайның шәһәр пляжында бер ир-ат үлгән

6 июль көнне 18.00 сәгатьтә районның бердәм диспетчер хезмәтенә суда булган бәхетсезлек очрагы турында хәбәр килеп ирешә.

Һәлакәт урынына табиблар, полиция һәм ГИМС хезмәткәрләре бара. Суда баткан кешенең гәүдәсен таба алмыйлар, соңыннан аны водолазлар гына таба ала. Суда батучы 1988 елгы булган, ул Чистай районының бер авылыннан. Социаль челтәрләрдә әлеге вакыйга шаһитлары батып үлүченең иптәше белән спиртлы эчемлекләр эчүен, шуннан соң елганы йөзеп чыгарга теләвен язалар.

http://kazanfirst.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250