Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чиргә ял юк, медикларга да шулай

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Рәсми рәвештә аны 1980 елдан башлап уздыралар.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан "Нефтьче" мәдәният йортында да әлеге тармак хезмәткәрләрен - табибларны, шәфкать туташларын, санитарларны хөрмәтләделәр. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре нәкъ менә шушы көнне үзләренең кирәклеген һәм әһәмиятен ныграк сизәдер. Гадәттә зур сәхнәдән котлаулар, бүләкләр, теләкләр алар хөрмәтенә яңгырый. Бу юлы да искәрмә булмады. Үз эшенең фидакарьләренә Россия, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыкларының, район советы һәм башкарма комитетның Мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм көнендә дә үз эшендә булучыларга - хастаханәләрдә кизү торучыларга, «ашыгыч ярдәм» бригадасы вәкилләренә һәм башка медицина оешмаларында эшләүчеләргә дә зур ихтирам белән рәхмәт сүзләре әйтелде.
Бүгенге көндә Әлмәт шәһәре һәм районында 2148 медицина хезмәткәре җирлек халкы сәламәтлеге сагында тора. Бу хакта котлау чыгышында район башлыгы Мәҗит Салихов та искә алды.
- Медицина хезмәткәре - иң гоманлы, рәхмәтле һөнәрләрнең берсе, - дип башлады чыгышын төбәк җитәкчесе. - Чөнки кешеләр сезгә үзләренең, якыннарының гомерен ышанып тапшыра. Ә аларның ышанычын акларга төбәк медиклары өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: медицина учреждениеләре төзелә-төзекләндерелә, матди-техник базасы ныгый, диагностика һәм дәвалауда яңа алымнар кулланыла.
Яңа технологияләр, диагностика методлары һәм заманча җиһазлар ничек кенә алга китмәсен, сәламәтлек саклауның төп көче - белгеч. Тантанада ассызыклананча, җирлек сәламәтлек саклау тармагы кадрларга кытлык кичерә. Әлеге проблеманы хәл итү максатында муниципалитет адреслы программа да кабул итте. Аның нигезендә бүгенге көндә 6 студент Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Укуларын тәмамлауга алар шушы төбәккә кайтачак. Быел исә килешү нигезендә тагын 3 яшь әлмәтлене укырга җибәрергә ниятлиләр.
- Сәламәтлек саклау министрлыгы өчен Әлмәт - стратегик партнер, - дип искәртте хезмәттәшләрен котларга килгән сәламәтлек саклау министры урынбасары Ришат Җәләлетдинов. - Чөнки сез республиканың көньяк-көнчыгышындагы 9 район халкына да хезмәт күрсәтәсез. Чирнең ял көне юк. Медицина хезмәткәре һәрвакыт эштә. Йокысыз төннәрегез, сакланган кеше гомерләре өчен ихластан рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Бүгенге системага нигез салган, тармакта төпле традицияләр булдырган ветераннар хөрмәтенә дә иң изге теләкләр генә яңгырады.
- Бүген сәламәтлек саклау тармагы бик җитез үсештә, - дип билгеләп үтте котлавында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин. - . Учреждениеләрнең матди-техник базалары ныгый. Ләкин безгә омтылырга юнәлеш һәм җирлек бар әле. Аларны гамәлгә ашыру өчен көч-куәт, сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Тантанада шулай ук "Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең төбәк этабы призерларын да тәкъдим иттеләр. Быел 12 белгеч һөнәри бәйгедә көч сынашу теләге белдергән булган. Шулай ук урта звено белгечләр арасындагы "Шәфкатьлелек туташы" конкурсы җиңүчеләрен дә искә алдылар. Табиблар үзләре "медицина һәм спорт аерылгысыз" дияргә ярата. Быел унынчы тапкыр һөнәр ияләре арасында спартакиадасын уздырып алар моны тагын бер раслады. Ә бәйрәм чарасында исә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Спортның 11 төре буенча барган көрәштә 3 урынга медсанчасть командасы лаек булды. 2 нчедә стоматология поликлиникасы спортчылары. Ә 1 урынга ашыгыч ярдәм станциясе командасы лаек булды. Күчмә кубокны аларга сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе тапшырды.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250